Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IPG Photonics компаниясе Директорлары советы рәисе, идарә итүче директоры, “НТО ИРЭ-Полюс” ҖЧҖ генераль директоры Валентин Гапонцев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, шулай ук анда ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнаштышлар.
Яклар уртак проектлар кысаларында алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерщбез, “НТО ИРЭ-Полюс” ҖЧҖ уникаль лазерлар һәм төрле көчәйткечләр эшләү һәм җитештерү өлкәсендә дөньяда лидер булган IPG Photonics компанияләренең халыкара төркеменә керә.
Алданрак, 2012 нче елның декабрендә Валентин Гапонцев һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алдынгы лазер технологияләренең производство-инжиниринг үзәген булдыру мөмкинлеге турында сөйләшкәннәр иде. Үзәк компания эшләнмәләрен билгеле булган заказ бирүчеләргә туры китерергә һәм югары технологияле җиһазларны республика предприятиеләренә китереп торырга планлаштырыла.