Бүген Казан Кремлендә Тыва Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында Икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.
Документка Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Төбәкләр арасында алдагы килешү 2016 елда имзаланган иде. Контрактны яңарту үзара файдалы элемтәләрне киңәйтергә ярдәм итә. Документ кысаларында Татарстан ягыннан эшнең координаторы – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.
Искәртеп узабыз, Тыва Республикасы Башлыгы Казанда эшлекле сәфәрдә. Татарстанда булу кысаларында Владислав Ховалыг бердәм презентация үзәгендә булды, анда ул Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышты, ТР Икътисад министрлыгында һәм ТР Төзелеш министрлыгында берничә очрашу үткәрде, «Казан» агросәнәгать паркы эшчәнлеген өйрәнде.