Рөстәм Миңнеханов «Газпром межрегионгаз "ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов һәм «Газпром" ГАҖ департаменты башлыгы Владимир Марков белән очрашты

11.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов һәм идарә әгъзасы, «Газпром» ГАҖ департаменты башлыгы Владимир Марков белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Сергей Густов һәм Владимир Марков Казанда эшлекле сәфәрдә, төп максаты – «Газпром межрегионгаз Казан» АҖнең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашу.

Татарстанда булу кысаларында кунаклар «ГазХолодТехнология» АҖнең табигый газны сыекландыру комплексы эше белән таныштылар, Зеленодольск районының Әйшә авылында социаль газлаштырып бетерү программасы буенча газүткәргеч ачу тантанасында катнаштылар.

Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә Сергей Густов һәм Владимир Марков «СММЛЦ тарату газүткәргеченең беренче тоташкан урынын эретеп ябыштыру» тантанасының мәртәбәле кунаклары булдылар.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов белән төбәктә газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук «Газпром межрегионгаз» эшчәнлеге кысаларында башка уртак проектлар турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сергей Густовка Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын тапшырды. Бүләк Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен тапшырылды.

Моннан тыш, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале идарә әгъзасы, «Газпром» ГАҖ департаменты башлыгы Владимир Марковка тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, кич белән Сергей Густов һәм Владимир Марков «Газпром межрегионгаз Казан» АҖнең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашачаклар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.