Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан хезмәтчәннәренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

11.11.2022

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгатьнең һәм авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренә, иң яхшы медикларга, педагогларга, Татарстанның иҗади һәм фәнни-техник зыялылары һәм спорт җәмәгатьчелеге вәкилләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

"Бу залда төрле һөнәр ияләре, авыл халкы, дәүләт хезмәткәрләре, фән һәм мәдәният, медицина һәм мәгариф, физик культура һәм спорт эшлеклеләре җыелган, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты һәм Дәүләт Советы депутатлары исеменнән бүләкләнүчеләрне сәламләп. – Сез – безнең горурлыгыбыз. Нәкъ менә сезнең шәхси казанышларыгызның уртак уңышы, республика тормышы елъязмасы языла. Үзегезнең җаваплы гражданлык позициягез, намуслы, тырыш хезмәтегез, республика язмышына битараф булмавыгыз белән сез үсеп килүче буынга һәм республикабызда яшәүчеләргә лаеклы үрнәк күрсәтәсез".

Фәрит Мөхәммәтшин тантананың Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы тамгасы астында узуын ассызыклады. "Татарстан Республикасының Төп законы республиканың иҗтимагый-сәяси төзелешенә һәм социаль-икътисадый үсешенә ныклы нигез салды. Конституциягә нигезләнгән потенциалны эзлекле гамәлгә ашырып, республика тотрыклы хәлне саклап кала һәм киләчәктә иҗади үсешкә омтыла", - диде ул.

Республика парламенты җитәкчесе сүзләренә караганда, республика хакимияте органнарының мөһим өстенлеге – кеше капиталын үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Моңа илкүләм проектлар составында 49 төбәк проекты һәм 44 республика программасы юнәлдерелгән. Алар кысаларында 3,5 мең социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре бара. 3 ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы буенча 3 меңгә якын ишегалды төзекләндерелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының хезмәтен билгеләп үтеп, Татарстанның, гадәттәгечә, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча РФ субъектлары арасында лидерлар рәтендә булуын искәртте. Быел бөртеклеләрдән лаеклы уңыш алынды – 5,3 млн. тоннадан артык. Республика үзен авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итте. "Авыл халкы картая баруга, яшьләр өлеше кими баругакарамастан, - диде парламент җитәкчесе, - азык-төлек тотрыклылыгы өчен аграр секторның әһәмиятен, шулай ук халык традицияләрен, милли мәдәниятне һәм телне саклап калу кирәклеген исәпкә алып, без авылны саклап калу өчен барысын да эшлибез".

Республиканың барлык милләт һәм дин вәкилләренең бердәмлеге һәм оешканлыгы ышанычлы һәм уңышлы үсештә мөһим роль уйный, дип саный парламент башлыгы. "Быел 30 еллыгы билгеләп үтелә торган Татарстан Халыклары ассамблеясе тотрыклылыкны һәм милләтара татулыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Үзара аңлашудан, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне хөрмәт итүдән башка, бөтен ил өчен үрнәк булган Татарстанны күз алдына китерүе дә кыен".

Бүләкләнүчеләргә республиканың социаль-икътисадый, мәдәни һәм рухи үсешенә лаеклы хезмәт керткәннәре өчен рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы Рәисе аларга сәламәтлек, уңышлар һәм озын гомер теләде.

Бүген кырыктан артык татарстанлы Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен алды.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты проректоры Ирина Антонова һәм «Татнефть-Чыгару» ГАҖнең «Татнефть» структур бүлекчәсе идарәсе башлыгы Владимир Фадеев бүләкләнде. "Россия Федерациясенең Атказанган машина төзүчесе" мактаулы исеме "КАМАЗ" ГАҖ кою заводының слесарь-ремонтчысы Дуфак Әфләтуновка һәм "А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы" АҖ җыючысы Андрей Нестеровка бирелде, Казан театр училищесы укытучысы Гаптрауф Нуриев "Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре" мактаулы исеме белән бүләкләнде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены, "Фидакарь хезмәт өчен", "ТАССР төзелүгә 100 ел", "Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан" медальләре, шулай ук республиканың мактаулы исемнәренең күкрәк тамгаларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында: шагыйрь Рәдиф Гатауллин, Казан дәүләт медицина академиясенең кафедра мөдире Анатолий Карпов, шәхси эшкуар Фәүзия Кашаева, "Уникс" баскетбол клубы генераль директоры урынбасары Салават Фәррахетдинов, парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, ТР Дәүләт Советы секретариатының аналитика бүлеге баш киңәшчесе Мария Рубцова, адвокат Зөбәйдә Яхина, хезмәт ветераны Рафис Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуева һәм башкалар.


ТР Дәүләт Советы материаллары буенча.