Рөстәм Миңнеханов: Ел саен без якынча 3 млн. кв метр торак тапшырабыз, зур өлеше – шәхси торак, һәм газлаштыруга зур ихтыяҗ бар

11.11.2022

Бүген Зеленодольск муниципаль районының Әйшә авылында газүткәргеч ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантанада «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов һәм идарә әгъзасы, «Газпром» ГАҖ департаменты башлыгы Владимир Марков та катнашты.

Әйшә авылында йортлар газга тоташтыру мөмкинлеге белән бушлай тәэмин ителгән. Челтәр газы – иң уңайлы һәм практик ягулык төре, ул тормыш сыйфатын сизелерлек артыра һәм өй бюджетын саклый.

Рөстәм Миңнеханов Әйшәдә газүткәргеч ачу тантанасында белдергәнчә,  «Бүген гамәлгә ашырыла торган газлаштыру программасы - Россия Президенты Владимир Путин программасы. Без Владимир Владимировичка һәм «Газпром» җитәкчесе Алексей Миллерга һәм аның командасына чын күңелдән рәхмәтлебез. Бүген без зур бәйрәм – «Газпром межрегионгаз Казан» АҖнең 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Республика газлаштыру программасын 2000 еллар башында үткәрде. Әмма ел саен без якынча 3 млн. кв метр торак тапшырабыз, шуларның шактый өлеше – шәхси торак. Бүген дә газлаштыруга зур ихтыяҗ бар. Бездә якынча 18 мең гариза бар һәм бу күләм ел саен арта бара. Бу – бик зур программа, ул зур финанслар таләп итә, һәм «Газпром» ярдәмендә әлеге программа безнең илдә һәм республикабызда хәл ителә».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ачыклык керткәнчә, 18 мең гаризаның 16 меңе инде хәл ителгән, ә 8 меңе инде гамәлгә ашырылган. Татарстан Президенты «Газпром» АҖгә рәхмәт белдерде.

«Без «Газпром» АҖгә мондагы бүләге өчен рәхмәтлебез, һәм илебезнең чәчәк атуын телибез», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов барлык газчыларга уңышлы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Әйшә авылында 100 җир участогына газ бушлай кертелгән, 3 км артык бүлү челтәре салынган. Авылны газлаштыру буенча эшләрнең гомуми бәясе 16,9 млн. сум тәшкил итә.

Идарә әгъзасы, «Газпром» ГАҖ департаменты башлыгы Владимир Марков тоташтыру тантанасында «Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы һәм «Газпром» башлыгы Алексей Миллер ярдәме белән безне республика белән тыгыз һәм нәтиҗәле дуслык бәйли. Без республика территориясенә 18,5 млрд. кубометр газ китерәбез».

«Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов бөтен ил буенча яңа торак пунктларга газ кертеләчәк, димәк, аларда яшәүче халык автомат рәвештә Газлаштыру программасында катнашачак, дип искәртте. «Һәркем газлаштыру программасында катнаша ала», - диде ул. - Һәм "Газпром» газлаштыру программасын үтәячәк. Программа бөтен ил буенча барды, быел без 500 меңнән артык йортка газ кертәчәкбез». 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.