Рөстәм Миңнеханов: Һәр заманда Эчке эшләр министрлыгы хокук саклау системасының төп буыны булып саналды

10.11.2022

Һәр заманда Эчке эшләр министрлыгы Россия хокук саклау системасының төп буыны булып саналды, ә ведомство хезмәткәрләре һәрчак дәүләтчелегенең нигезе булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.

«Сезнең авыр, әмма бик кирәкле һөнәрегез аерым сыйфатлар таләп итә: батырлык, фидакарьлек, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзерлек», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җыелганнарга.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Россиядә иң яхшысы дип табылган. «Хезмәткәрләрнең югары профессиональлеге ведомствога иминлекне нәтиҗәле тәэмин итәргә, хокук бозуларны кисәтергә һәм булдырмый калырга, җинаятьләрне ачарга мөмкинлек бирә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген эчке эшләр органнары алдында җитди бурычлар тора. Махсус хәрби операция үткәрү шартларында җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклау бурычларның иң мөһиме булып тора.

«Экстремизм таралуга каршы тору бу эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала бирә. Беренче чираттагы бурыч – яшьләрне моңардан саклап калу, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты. - Хокук бозуларны профилактикалауга аерым игътибар бирергә кирәк. Бу юл хәрәкәте куркынычсызлыгына да кагыла. Элеккечә үк эшне бәяләүнең төп критерие булып гражданнарның ышанычы тора».

Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде: сезнең тормыш энергиягез һәм зур тәҗрибәгез - хәзерге буын хокук тәртибе сакчылары өчен ватанга хезмәт итүнең иң яхшы үрнәкләре».

«Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тагын бер тапкыр котлыйм. Нык сәламәтлек, өстебездә тыныч күк йөзе, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның ышанычлы ярдәмен телим. Үзегезне саклагыз һәм һәрвакыт сезне гаиләгездә көтүләрен онытмагыз», - дип өстәде ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин үз чыгышында Татарстан тотрыклы оператив хәл һәм криминаль күренешләрдән саклану дәрәҗәсе югары булган иң имин төбәкләрнең берсе булып кала, дип билгеләп үтте. Ул коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм ил иминлеге өчен фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Аннары министр ведомство бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.