Рөстәм Миңнеханов участок полиция хезмәткәрләренә хезмәт автотранспорты ачкычларын тапшырды

10.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренә хезмәт автотранспорты ачкычларын тапшырды.

Чара ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ плацында узды (Казан, Оренбург тракты, 5).

Участок полиция хезмәткәрләренә «2014-2025 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» программасы кысаларында Нива «ВАЗ-21214» автомобильләре ачкычлары тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Республика халкы, шәхсән үз исемемнән һәркайсыгызның хезмәтләре, республикада иминлекне тәэмин итүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан – сәнәгый яктан алга киткән төбәкләрнең берсе, һәм безнең территориядә иминлекне тәэмин итмичә, төбәкнең инвестицияләр һәм туристлар җәлеп итүчәнлеге дә була алмый. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эше һәрвакыт төгәл. Без моны беләбез һәм күрәбез. Бүген полициянең участок уполномоченныйлары яңа автотранспорт ала. Сез – халыкка иң якын хакимият вәкилләре, һәрчак күз алдында».

Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләренә уңышлы эш теләде.

Чара барышында һөнәри бәйрәм - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан яңа автомобильләр тапшыру традициягә әверелүен билгеләп үтелде.

ТР буенча ЭЭМ вәкилләре шулай ук Татарстан Хөкүмәтенә һәм Татарстан Президентына республика җитәкчелегенең эчке эшләр органнарына даими ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерделәр. Бу – муниципаль хезмәткәрләр системасы да, терәк пунктлар буенча эш тә, авыл участок полиция хезмәткәрләре өчен комплекслар да, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы биналарын төзү һәм ремонтлау да.

Хезмәткәрләрне ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин да котлады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.