Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләрен Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

10.11.2022

Хөрмәтле Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Күп еллар эчендә ведомстволарның структурасы һәм исемнәре үзгәрде, ләкин иң мөһиме үзгәрешсез калды: эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыт законлылык һәм хокук тәртибе сагында тора, гражданнарның тормышын һәм тынычлыгын саклый, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклый. Сез законны һәм гаделлекне гәүдәләндерәсез.

Быел эчке эшләр органнары хезмәткәрләре кибер җинаятьчелеккә, коррупциягә, наркотикларның законсыз әйләнешенә, экстремизмга каршы торуның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен күп эш башкарды. Миграция процессларын, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен, хокук бозуларны профилактикалауга зур игътибар бирелә. Республикада узган эре иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында иминлек һәм хокук тәртибе тулы күләмдә тәэмин ителгән.

Эчке эшләр органнары ветераннарына тирән рәхмәтемне белдерәм. Сез яшь хезмәткәрләрне формалаштыруга зур өлеш кертәсез, алар белән бай тәҗрибәгезне уртаклашасыз, һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтәсез.

Республика җитәкчелеге эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә авыр, әмма намуслы хезмәте һәм сайланган эшкә тугрылы булулары өчен рәхмәт белдерә.

Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.