Татарстан Президенты «Джошкуноз» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

09.11.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Джошкуноз» (Төркия) компанияләр төркеме президенты Әхмәт Аджай белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Уртак проектларның күбесе «Алабуга» МИЗда гамәлгә ашырыла. Әйтик, 2014 елда «Джошкуноз» компаниясе монда автомобильләрнең кузов детальләрен җитештерү буенча эре завод ачкан иде. 2018 елның маенда «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ «ММК» ААҖ белән берлектә автомобиль сәнәгате өчен корыч әзерләү җитештерүен эшләтеп җибәрде.

Әңгәмә барышында очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре, яңа уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.

Белешмә өчен:

«Джошкуноз» компаниясенә 1950 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә нигез салынган. Төркиянең иң эре машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше холдингы булып тора. «Джошкуноз»ның бер юнәлеше – автомобильләрнең металл кузов детальләрен штамплау һәм җыю (ишекләр, капот, түбә, канат һ.б.).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.