Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урып-җыю эшләренең барышы турында хәбәр итте

05.11.2022

Урып-җыю эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 129 мең гектарда көнбагыш һәм 25 мең гектарда бөртеккә кукуруз җыеп алынмаган. Әгәр әлеге культуралар буенча урып-җыю эшләрен минуслы температуралар җиткән очракта да оештырырга мөмкин булса, бүген бездә бәрәңге, яшелчә һәм шикәр чөгендере урып-җыюны аерым контрольдә тотарга кирәк», - диде ул.

Тулаем алганда, бәрәңге уңышы 121 мең тонна тәшкил итә, уңыш – 276 ц/га, яшелчәләр – 45 мең тонна, уңыш – 185 ц/га. Узган 2 атнада 480 га бәрәңге һәм 429 га яшелчә җыеп алынган. Эшләр, нигездә, төнлә минуслы температурада башкарылган. Оператив мәгълүматларга караганда, бәрәңге 187 га мәйданда казылмаган, яшелчәләр 68 га мәйданда алынмаган әле.

Шикәр чөгендере 41 мең га мәйданда җыелган, ягъни планның 82%ы, 1,5 млн тонна җыелган, уңыш 384 ц/га. Шикәр заводларына 842 мең тонна тамыр азык илтеп җиткерелгән, 683 мең тоннасы эшкәртелгән. Шикәр чыгышы 16% тәшкил итә, яңа уңыштан 106 мең тонна шикәр җитештерелгән. Алдагы көннәрдә һава торышын исәпкә алып, әлеге мәйданнар тулысынча җыеп алыначак», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы буенча Россия аү үзәге мәгълүматлары буенча көзге культуралар өчен һава шартлары уңайлы. Чәчелгән мәйданнарның 472 мең гектарыннан 96%ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.