Рөстәм Миңнеханов автомобиль юлларын кышкы карап тоту бурычларын билгеләде

05.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов автомобиль юлларын кышкы чорда карап тоту бурычларын билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгына, Төзелеш һәм ТКХ министрлыгына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, ведомство карамагындагы оешмалар белән берлектә, автомобиль юлларын һәм урам челтәре объектларын, ишегалды территорияләрен тиешле тәртиптә тотуны тәэмин итәргә, мөмкин булган критик һава шартларына оператив эшчәнлек блдерү өчен көчләр һәм чаралар резервларын формалаштырырга кушты.

"Махсус контроль зонасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шулай ук мәктәп һәм пассажир автобуслары, ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре, янгын сүндерү машиналары һәм башка махсус техника өзлексез йөрү өчен шартлар тәэмин итү мәсьәләләре булырга тиеш. Халыкка һава шартлары үзгәрү һәм юл-транспорт хәлләре турында вакытында хәбәр итәргә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.