Рөстәм Миңнеханов: Көзге-кышкы чор безнең алда гражданнарның иминлеген тәэмин итү бурычларын куя

05.11.2022

Көзге-кышкы чор гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү буенча берничә бурыч куя. Барыннан да бигрәк, бу өзлексез җылылык бирүне оештыру. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, шәһәр һәм район башлыкларына, ТКХ энергетикасы предприятиеләре җитәкчеләренә мөмкин булган хвефләрне аерым контрольгә алырга һәм авария хәлендәге хәлләргә оператив җавап бирергә әзер булырга кушты.

Муниципаль берәмлекләрнең ягулык чорына әзерлек паспортларын алу буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә аларны 33 муниципаль район алган. ТР Президенты искәрткәнчә, калган 12 шәһәр һәм район башлыгына әлеге эшне 15 ноябрьгә кадәр тәмамларга кирәк.

«Кызганычка каршы, кыш айлары торак фондында янгыннар мәсьәләләре буенча иң начар чор. Тагын бер аянычлы статистика – углерод газыннан агулану очраклары. Узган ел республикада гражданнарның углерод газыннан агулауларына бәйле 49 һәлакәт теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше һәлак булган, шуларның 1се бала. Быел шундый 32 һәлакәт булган: 9 кеше үлгән, 66 кеше зыян күргән, шул исәптән 27се бала», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты торак фондына профилактик рейдлар оештырырга кирәклеген билгеләп үтте, күп балалы гаиләләрнең, ялгыз картларның һәм социаль яктан имин булмаган гражданнарның яшәү урыннарына аерым игътибар итәргә кушты. «Электр челтәрендә һәм газ хуҗалыгында үз белдеге белән тоташу фактларын ачыкларга һәм булдырмый калырга, вентиляция каналларының төзеклеген тәэмин итәргә, халыкның аз керемле катламнарына адреслы социаль ярдәм күрсәтергә кирәк», - дип өстәде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.