Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйндә Рим Папасы Франциск белән очрашты

04.11.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйндә Рим Папасы Франциск белән очрашты.

«Бәһрәйн бу көннәрдә үзендә мәдәниятләр, конфессияләр һәм цивилизацияләр диалогы мәсьәләләренә багышланган вәкиллекле һәм мөһим форумны кабул итә. Шунысы куанычлы, планета өчен әһәмиятле булган мәсьәләләр сезнең кебек югары вәкилләр катнашында карала», - дип башлады әңгәмәне Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында Татарстанның үзенчәлекләре турында сөйләде. Аерым алганда, этник һәм дини күп төрлелек мәсьәләсенә ярдәм темасына тукталды.

Татарстан өчен әһәмиятле вакыйгалар арасында Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл изгеләндергән Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуны билгеләп үтте.

«Нәкъ менә шушы соборда гыйбадәт кылу өчен бүген Казан Мәрьям Ана иконасы списогы урнаштырылган, ул күп еллар папа Иоанн Павел II шәхси покоенда булган», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Казанда католиклар приходы эшли. Ул үз эшен 1995-нче елда башлаган. Казан шәһәренең «Воздвижение Святого Креста» храмында көн саен, шул исәптән чит телләрдә дә, гыйбадәт кылалар. Мәхәллә тулы тормыш белән яши, гаиләләр, яшьләр белән очрашулар, якшәмбе мәктәбе, китапханә эшли.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.