Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Манамага эш сәфәре кысаларында Әл Әзһәр мәчетенең (Мисыр) югары имамы доктор шәех, мөселманнар аксакаллары советы рәисе Әхмәд Әл Тайеб белән очрашты.
Әл Әзһәр Җәмигъ мәчете Мисырның – төп мәчете һәм Ислам дөньясында иң танылган мәчетләрнең берсе санала. Бу мәчет кенә түгел, ә мең елдан артык тарихы булган университет.
«Россия мөселманнары өчен Мисыр һәрвакыт гыйльми һәм мәгариф үзәге булды һәм булып кала», - диде Президент, Шәехкә мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкчелек иткән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме исламның традицион кыйммәтләрен җәмгыятьтәге радикаль идеяләргә каршы тору максатын куя, дип белдерде. Ул искәрткәнчә, Мисырның төркемдәге вәкиле Гыйззәт Саад барлык утырышларда да актив катнаша.
«Татарстан дини белем бирү, тиешле кадрлар әзерләү, ислам традицияләре рухында дини тәрбиягә зур игътибар бирә. Студентлар алмашу, квалификация күтәрү курслары уздыру өлкәсендә безгә Әл Әзһәр белән хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк дип саныйм», - дип мөрәҗәгать итте Президент.
«Әл Әзһәр» университеты күп гасырлар дәвамында бөтен дөнья мөселман халыклары өчен кадрлар әзерли. Мәшһүр татар дин әһелләре бу уку йортында белем алганнар.
«Россия мөселманнарына үзләренең дини традицияләрен үтәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Дин ул үз телеңне, динеңне, традицияләреңне саклап калырга мөмкин бирә», - дип уртаклашты Татарстан Президенты.
«Ислам дөньясында Сез – мөхтәрәм, бик хөрмәтле кеше. Сезнең белән күрешү – минем өчен зур дәрәҗә, Сезнең фикерегез безнең өчен абруйлы», - диде ул.
Шәех җавап сүзендә укыту идеясын хуплады. «Без мәктәп яшеннән башлап сезнең укучыларыгызны, студентларыгызны да кабул итәргә әзер. Үз укытучыларыбызн җибәрергә әзер. Бездә имамнарны укыту буенча яхшы программа бар», - дип белдерде Әл Әзһәр мәчетенең югары имамы Әхмәт Әл Тайеб.