Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн әмире белән очрашты

03.11.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн әмире Галиҗанәп Хәмәд бен Иса Әл Хәлифә белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнгә визиты кысаларында чакыру җибәрүләре һәм кабул итүе өчен рәхмәт әмиргә белдерде. «Безнең делегация Бәһрәйннең мөһим һәм вәкиллекле диалог форумында катнашу өчен килде. Бу – планетаны борчыган мәсьәләләр буенча кыйммәтле фикерләр алмашу өчен менә дигән мәйданчык», - диде ТР Президенты.

«Безнең ил Бәһрәйнне Якын Көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестиция партнеры итеп күрә. Татарстан Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлек үсешенә үз өлешен кертергә омтыла», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше турында сөйләде, аны ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкли. Бу эштә Бәһрәйн вәкиленең актив позициясен аерым билгеләп үтте.

«Шәех Габдеррахман, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы буларак, төркем эшенә кыйммәтле өлеш кертә», - дип белдерде ТР Президенты.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов август ахырында Бәһрәйн әмире кушуы буенча республикага нефть, газ, химия форумында катнашу өчен Нефть һәм экология министры Мөхәммәд бен Мөбарәк Бен Даин килүен искәртте. Берничә сөйләшү булды. Республика Президенты хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр барлыгына һәм бу өлкәдә кооперация мөмкинлекләрен тирәнрәк өйрәнергә кирәклегенә игътибар итте.

Үз чиратында, Галиҗанәп Бәһрәйн әмире хезмәттәшлекне ныгыту өчен шәхси элемтәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Татарстанга да барырга өметен белдерде.

«Татарстанга барыга бик телим. Иншалла, Россия Федерациясенә киләсе визитым кысаларында Татарстанга килергә планлаштырам», - дип нәтиҗә ясады Хәмәд бен Иса Әл Хәлифә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.