Сергей Нарышкин Раифа Богородицкий монастырендә булды

17.07.2013


Дәүләт Думасы Рәисе күргәннәреннән кәнәгать калды һәм монастырь наместнигына изге эшендә уңышлар теләде

Бүген Татарстанга ике көнлек эш сәфәре ахырында РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин хатыны белән Раифа Богородицкий ир-атлар монастырендә булды. Сәфәрдә аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.

Дәрәҗәле кунак өчен экскурсияне монастырь наместнигы архимандрит Всеволод үткәрде. Ул православие изге биналарын торгызуның күпьеллык тарихы турында сөйләде. Биредә 1990 елда ук эш башланган, ятим балалар өчен приют та бар. Всеволод атакай сүзләренә караганда, тәрбияләнүчеләр өчен яхшы шартлар булдырылгын: компьютер классы бар, спорт чаралары үткәрелә. “Без аларны теплица шартларында тотарга теләмибез, алар зур тормышка әзер булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Дәүләт Думасы Рәисе күргәннәреннән кәнәгать калды һәм монастырь наместнигына изге эшендә уңышлар теләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин архимандрит Всеволодның республикада милләтара һәм конфессияара дуслыкны саклау эшенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Татарстан парламенты җитәкчесе сүзләренә караганда, Раифа монастыре наместнигы православие биналарын тәртипкә китерү өчен күп көч куйган, хәзер бирегә күпсанлы кунаклар килә.

Бүген Раифа монастырендә Россия тарих җәмгыяте вәкилләре дә булды. Алар арасында РФА Гомумтарих институты директоры Александр Чубарьян, РФА Россия тарих институты директоры Юрий Петров, РФА Археология институты директоры Николай Макаров, РФА Н.Н.Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков һ.б. бар иде.