Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Серафим Саровский чиркәве мәхәлләсенең рухи һәм иҗади үсеш үзәгендә булды.
Үзәк Кол Гали урамында ике катлы корпуста – торак йортка янкормада урнашкан. Үзәкнең 1 нче катында иҗат студиясе, компьютер укучылар сыйныфы, йорт хуҗалыгы бүлмәсе, медиа-сыйныф, чүлмәк ясау остаханәсе урнашкан. 2 нче катта – актлар залы, 4-6 яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сыйныф бүлмәсе, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен сыйныф.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә рухи һәм иҗади үсеш үзәген Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм башкалар карады. Карап йөрү барышында оешма җитәкчелеге вәкилләре аңлатмалар биреп барды.
Татарстан Президенты бинада үткәрелгән ремонт белән танышты, төрле түгәрәкләрдә һәм иҗади остаханәләрдә шөгыльләнүче балалар белән аралашты. Шулай итеп, ул компьютер сыйныфында, йорт хуҗалыгы бүлмәсендә, медиа-сыйныфта, чүлмәк ясау остаханәсендә булды. Чүлмәк ясау остаханәсендә балалар Рөстәм Миңнехановка ясалган һәм буялган балчык тәлинкә тапшырдылар. Медиа-сыйныфта укучы бала Рөстәм Миңнехановтан интервью алды, шул исәптән балачактан иң якты истәлеге турында сорау да бирде.
Исегезгә төшерәбез, бина РПЧнең Казан епархиясенә 2018 елда түләүсез файдалану килешүе буенча тапшырылган иде. 2022 елның гыйнварында ремонттан соң монда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәресләр башланган. Шулай ук якшәмбе мәктәбе эшли – укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен православие компоненты булган укыту-тәрбия программалары комплексы, шулай ук сынлы сәнгать, хореография, фольклор, шахмат дәресләре уза, инглиз теле укытыла. Якшәмбе мәктәбендә 200дән артык кеше тәрбияләнә. Серафим Саровский чиркәве мәхәлләсенең рухи һәм иҗади үсеше үзәгендәге түгәрәкләргә тагын 100дән артык кеше килә.
Тулырак - https://tatmitropolia.ru/newses/eparh_newses/kaznews/default.asp?id=76645&ysclid=l9fj293pxg263638427