Рөстәм Миңнеханов академик В.И. Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар фәнни-тикшеренү үзәге директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье белән очрашты

19.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Трансплантология һәм ясалма органнарның академик В.И. Шумаков исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәге директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Готьега Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын тапшырды. Бүләк Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә керткән өлеше өчен тапшырылды.

Үз чиратында, Сергей Готье Татарстан Президентына «Академик В.И. Шумаков» медален тапшырды. Бу бүләк трансплантология, ясалма органнар булдыру, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өлкәсендә бүләкләнүче затның хезмәтен җәмәгатьчелек тарафыннан тану буларак гамәлгә куелган.

Алга таба сәламәтлек саклау, берничә фәнни юнәлешне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.