Рөстәм Миңнеханов «Мостай» документаль фильмының премьерасын карады

18.10.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Мостай» документаль фильмының премьерасын карадылар. Премьера Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.

«Мостай» документаль фильмы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 103 ел тулуга багышланган. Картинаның режиссеры һәм продюсеры – Сәидә Медведева. Фильмда шигырьләр, шулай ук танылган язучының проза һәм көндәлекләреннән өзекләр яңгырый.

Мостай Кәримнең уникаль биографиясе тарихи вакыйгалар, аның тормышындагы төрле вакыйгалар һәм очрашулары аша күрсәтелә. Фильмда башкорт әдәбияты классигы белән таныш булан танылган сәясәтчеләр һәм мәдәният эшлеклеләре истәлекләре белән уртаклашалар. Аерым алганда, картинаны булдыруда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашкан.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.