Татарстан Президенты туризм.РФ җитәкчелеге белән «Лаеш» территориясен үстерү турында фикер алышты

18.10.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Президентына «Лаеш» туризм территориясен үстерү мастер-планының якынча концепциясен тәкъдир иттеләр. Концепция «Корпорация Туризм.РФ» АҖ тарафыннан эшләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 15 мартында Татарстан белән «Корпорация Туризм.РФ» АҖ арасында төбәкнең туризм инфраструктурасын уртак үстерү турында килешү имзаланган иде. Килешү нәтиҗәләре буенча уртак эш барышында Татарстан Республикасы корпорациягә туризм инфраструктурасын үстерү өчен территорияләр бирде, шуларның берсе Казаннан 60 км ераклыктагы Лаеш районындагы территория булды.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында «Лаеш» күп функцияле курортын үстерү гамәлгә ашырыла. 72,87 га мәйданлы территориядә туристларны урнаштыру өчен объектлар – югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүче 3 һәм 4 категорияле кунакханәләр, шул исәптән СПА-үзәкләр, рестораннар, глэмпинглар, җәяүле юллар һәм пляжда ял итү өчен инфраструктура төзү күздә тотыла. Номерлар фондына 700дән артык номер керәчәк. Проект буенча номерларны алга таба арттыру мөмкинлеге каралган.

Проектның төп үзенчәлеге – яхталар өчен яр буен булдыру, шул исәптән техник хезмәт күрсәтү, яхта хуҗалары һәм туристлар өчен яр буе хезмәт күрсәтү инфраструктурасы, шулай ук кече судноларны кышкы саклау.

Проектны эшләгәндә кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен лотлар һәм тәкъдимнәр булдыруга аерым игътибар бирелде. Татарстан эшкуарлары мастер-план расланганнан соң «Лаеш» туризм территориясен үстерүдә катнаша алачак.

Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 11 млрд. сум тәшкил итәчәк, шулардан 8,4 млрд. сумы – «Лаеш» курортының туризм инфраструктурасын үстерүгә һәм 2,8 млрд. сумы юлдаш инфраструктурага тотылачак.

Корпорация бәяләве буенча, «Лаеш» туризм территориясе инфраструктурасын үстерү нәтиҗәсендә 2030 елга туристлар агымы елына 540 мең кешедән артып китәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.