ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләделәр

18.10.2022

Татарстанда әтиләре өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган 18 яшькә кадәрге һәр балага 20 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләү каралган, аларның. Аларны инде киләсе атнада ук исәпли башлау планлаштырыла, дип хәбәр итте ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта.

«Хәрби комиссариаттан яшь кешенең мобилизацияле булуы турында белешмә алырга кирәкми. Без хәрби комиссариат белән бу исемлекләрне бергәләп эшлибез. Бу атна ахырына кадәр безгә хәрби комиссариат тапшырачак, ял көннәрендә без реестрлар булдырачакбыз», – дип сөйләде ведомство башлыгы.

Зарипова билгеләп үткәнчә,«әлеге түләү автоматлаштырылмаган – кул режимында эшкәртелә». «Димәк, бу кешеләр турында мәгълүмат тиешле системаларда юк. Шуңа күрә эшне оператив рәвештә оештыру өчен бу көннәрдә без әтиләре мобилизацияләнгән балалы һәр гаиләне карап чыгуны төгәллибез, документлар өләшәбез», – дип ассызыклады ул.

Министр ачыклык керткәнчә, документлар пакетына хәбәрнамә һәм гариза бланкы керә. Гариза бланкында баланың фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, хисап счеты номерын күрсәтергә кирәк.

Гаризаны яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәсенә билгеләнгән срокта китерергә кирәк. Мөрәҗәгать иткәндә үзеңдә паспортың һәм баланың туу турында таныклыгы булырга тиеш, анда «әти» графасында мобилизацияләнгән граждан күрсәтелгән.

Зарипова шулай ук кара-каршы элемтә өчен гаризада телефон номерын яки электрон почта адресын күрсәтүләрен сорады. «Бәлки, кайбер мәгълүматларны ачыкларга кирәк булыр», – дип аңлатты ул.

Спикер сүзләренә караганда, муниципалитетларда, Казан һәм Чаллыдан кала, гаризалар формалаштыру эше төгәлләнгән. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында гариза бирүне уңайлы итү өчен – йортлар буенча түгел, ә балалар бакчалары аша җиткерәчәкләр. Чөнки теркәлү һәм яшәү адреслары һәрвакыт туры килми.

Татарстан мобилизацияләнгәннәрне барлык кирәкле кием-салым белән тәэмин итәчәкләр. Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республика хакимиятенең эшендә, территориядәге эшчәнлекне тәэмин итү өчен кирәк булган җайланмалар, экипировка, эчке киемнәр, форман, әйберләр капчыгы, техника кертелгән киңәйтелгән исемлек бар. Кирәкле әйберләр турында мәгълүмат җитештерүче компанияләргә җибәрелә.

«Без алар кирәк булган бар нәрсә белән тәэмин ителәчәк һәм хәзер үк тәэмин ителәчәк йөкләмә алабыз. Без эшкәртә торган позицияләр күп, бер генә түгел», – диде Фазлыева.

Гражданнардан социаль челтәрләрдә яки штабка килгән мәгълүмат Хезмәт, Яшьләр эшләре министрлыгына төрле чыганаклар, шул исәптән кайнар линияләр буенча оператив рәвештә җибәрелә. «Без һәр мөрәҗәгатьне җиренә җиткереп, кичекмәстән эшлибез», – дип ассызыклады вице-премьер.

Татарстан ДОСААФның патриотик тәрбия һәм спорт бүлеге җитәкчесе Вадим Чиж да мобилизацияләнгәннәр өчен мөлкәткә һәм җайланмаларга гаризаларны өйрәнүне раслады. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, тәэмин итүчеләр базары даими өйрәнелә, гариза биргән мөлкәткә бәяләр анализлана, кыска срокларда кирәкле барлык әйберләрне китерүгә килешүләр төзелә. Шулай ук мобилизацион бүлекчәләр урнашкан урыннарга йөк ташу буенча эш алып барыла.

«Хәзерге вакытта мобилизацияләнгән бүлекчәләр өчен республика күп күләмдә мөлкәт сатып алды: алар – йоклау капчыклары, келәмнәр, кулерлар, портатив радиостанцияләр, хуҗалык товарлары һәм башка кирәк-яраклар», – дип дәвам итте Чиж.

Моннан тыш, ДОСААФ гаризаларга оператив җавап бирү өчен мобилизацион бүлекчәләр командалары белән элемтәдә тора, диде спикер.


"Татар-Информ" МА материаллары буенча.