Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын уздырды

18.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.

«Утырышта катнашучыларны сәламлим. Татарстан инвестицияләрне җәлеп итә һәм яңа инвестицион проектларны тормышка ашыра белә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш барышында 7 инвестпроект каралды, аларның күбесен туризм өлкәсендә гамәлгә ашыру планлаштырыла. «For-rest Glamp» проекты җитәкчесе Илья Спиридонов Югары Ослан районы территориясендә глэмпинг төзергә тәкъдим итте. Проектның максаты – Зөя елгасының яр буе зонасы янында уңайлы ял итү өчен рекреацион инфраструктура булдыру. Глэмпинг территориясендә модульле торак йортлар, җәяү йөрү яр буйлары һәм пирс, җәмәгать туклану нокталары, мунча комплексы, шашлык зоналары, чаралар өчен чатыр һәм яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү өчен зур бакча төзү планлаштырыла. Глэмпинг ел әйләнәсендә эшләячәк дип фаразлана. Барлыгы 36 яңа эш урыны булдырылачак.

«Мир групп» компаниясе җитәкчесе Тимур Егоров Зеленодольск районында шәһәр яны комплексы төзелеше проектын тәкъдим итте. Проект Идел ярында шунда озак тору һәм актив ял итүче гаиләләр өчен заманча инфраструктура, шулай ук тернәкләндерү, тикшерү һәм сәламәтлекне ныгыту программаларын булдыруны күздә тота. Комплекска 150 бүлмәле кунакханә, 37 гаилә вилласы, спа-комплекс, медицина корпусы, мунча комплекслары, спорт мәйданчыклары һәм башка корылмалар керә.

«Фаворит Плюс» ҖЧҖ компаниясе җитәкчесе Айдар Галиев Зеленодольск районында «Драйв Парк» спорт-туристик үзәге проекты турында сөйләде. Комплекс мотоспорт яратучылар өчен узыш катлаулылыгы төрле дәрәҗәдәге трекларны, шулай ук 120 кешелек кунакханә комплексын һәм автокампингны үз эченә ала.

Тагын бер глэмпингны Кама Тамагында төзү планлаштырыла. Проектны «МОЛО» компанияләр төркеме» ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Мөнәвиров тәкъдим итте. Глэмпинг проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, ул Лобач тавы янында «Җәй» пляжына якын урнашачак. Ел әйләнәсендә барлыгы 80 урынлы модульле йортлар, шулай ук ял итү өчен кирәкле инфраструктура төзергә тәкъдим ителә.

« Идел уртасы» компаниясе дә глэмпинг проектын тәкъдим итте. Булачак ял зонасы территориясе Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәсе янында урнашкан. Инвестор ел әйләнәсе кулланылучы модульләр, автокемпинг зонасы, кунак йортлары һәм палаткалы лагерь төзергә, фестиваль зонасы һәм остаханәләр өчен павильоннар оештырырга ниятли.

Тагын ике инвестпроект автозаправка станцияләре инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән. Аларның берсе Казанда М-7 автоюлында «Татнефть-АЗС Центр» АЗС төзү ниятләнә. Ә «Газпром СПГ технологияләр» компаниясе Зеленодольск районы территориясендә «Яңа Тура» криоАЗСын ачарга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Инвестицион советы әгъзалары тәкъдим ителгән барлык проектларны хупладылар. «Инвесторларыбызга рәхмәт. Бу бик кирәкле проектлар. Безнең районнарда лагерьлар барлыкка килә, кирәкле инфраструктуралы ял зоналары үсә. Алга таба да бу өлкәдә эшләргә кирәк. Табигатебез бай, матур урыннар бик күп. Республикада кешеләр ял итә алсын, башка төбәкләргә һәм илләргә китмәсен өчен шартлар тудырырга кирәк», - дип өстәде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.