Рөстәм Миңнеханов Кытайның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

18.10.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Бо әфәндегә яңа урынында уңышлы эшләр теләде һәм Татарстан белән Кытайның уртак мәнфәгатьләре күп булуын, хезмәттәшлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

"Безнең икътисадый һәм мәдәни багланышларыбызны исәпкә алып, Татарстанда сезнең эшегез кызыклы һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.

Сян Бо 1975 елның гыйнварында Чунцин шәһәрендә туган. 1998-2002 елларда Хабаровскта – КХР Генераль консуллыгы атташесы. 2003-2008 елларда КХРның Россия Федерациясендәге Илчелегендә эшли. 2008-2015 елларда КХР Тышкы эшләр министрлыгының Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия департаментында төрле постлар били. 2015-2021 елларда – Төрекмәнстанда КХР илчелеге киңәшчесе. 2022 елның октябреннән – Казанда Кытайның Генераль консулы. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.