Бүген «Казан Экспо»да II Халыкара төзелеш чемпионатының ябылу тантанасы узды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш Министрлыгына һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенә чараны уздыру мәйданчыгы итеп Казанны сайлаганнары өчен, шулай ук «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасына һәм «Газпром» компаниясенә уртак нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Чемпионатта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты аларның компетенцияләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Сез иң яхшысы. Биредә Россиянең төзелеш өлкәсендәге алтын генофонды җыелды. Без шундый көчле потенциалга ия булуыбыз белән горурланабыз. Егетләребез Ворлдскиллз чемпионатларында үз осталыкларын берничә тапкыр исбатлады. Мин Татарстан яшьләренең дә үз сәләтләрен күрсәтүләренә бик шатмын», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
«Без икенче чемпионатны гына уздырдык әле. Мин ышанам, безнең алдагы гамәлләр шул ук хәлдә башкарылачак. Әлеге чемпионатның төп бурычы – төзүче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү. Мондый турнирлар ярдәмендә белгечләр әзерләү сыйфаты сизелерлек арта, хезмәткә уңай караш формалаша һәм хезмәт династияләре булдырыла», - диде Ирек Фәйзуллин.
Аннары Татарстан Президенты һәм Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы чемпионатның кайбер номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Халыкара төзелеш чемпионаты – сәнәгать төзелеше өлкәсендә дөньяда иң зур вакыйга. Турнир 5-8 октябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Анда 24 илдән 1120 профессиональ төзүче катнашты.