Республика бөртекле культураларны җыеп алуны төгәлләде. Агымдагы елда 5 млн. 335 мең тонна ашлык суктырылган, аны эшләп бетергәннән соң 5 млн. тонна ашлык суктырылган. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар китерде.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Арча районында тулай җыем – 219 мең тоннага, Тәтеш районында 214,7 мең тоннага җитә. Бу ике районда республика буенча иң югары уңыш – 48,6 ц/га. Буа районы – 203,9 мең тонна, Мөслим – 200,8 мең тонна, Минзәлә 200,3 мең тонна җыеп алган.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. Тагын 16,9 мең га мәйданда рапс (мәйданнарның 12%ы), шикәр чөгендере – 24,3 мең га (49%), бәрәңге – 1,9 мең га (42%), яшелчәләр – 1,3 мең га (52%) җыеп алырга кирәк. Шулай ук аграрийлар бөртеккә кукуруз җыюга кереште – 3,9 мең га, көнбагыш – 13 мең га.
909,6 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уңыш – 354 ц/га. Шикәр заводларына 510 мең тонна шикәр чөгендере кайтарылган. 350 мең тонна яңа уңыш эшкәртелгән, 54,8 мең тонна шикәр бар. Барлыгы 250 мең тоннага якын гранулалы шикәр җитештерү көтелә.
Бәрәңгенең яртысыннан артыгы җыеп алынган. Тулай җыем 78,6 мең тонна тәшкил итә, уртача уңыш – 293 ц/га.
2,5 мең гектар яшелчәнең 1,2 мең гектары җыеп алынган, ягъни 47%. 20 мең тонна уңыш җыеп алынды. Җыелган уңышның бер өлеше республиканың сәүдә челтәрләренә китерелә һәм шимбә ярминкәләрендә сатыла.
Туңга эшкәртү дәвам итә. Бүгенге көндә 1,3 млн. га эшкәртелгән, ягъни пландагы 1,8 млн. гектарның 74%ы көн саен 20 мең гектарга якын эшкәртелә, 1500 агрегат эшли. Эшкәртүнең югары темпларына Биектау, Түбән Кама, Мамадыш, Чүпрәле, Буа, Мөслим, Сарман, Нурлат, Ютазы, Тәтеш районнары иреште.