Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Бу – республикабызның һәм бөтен илебезнең азык-төлек иминлеген көн саен авыр хезмәт белән тәэмин итүче кешеләр бәйрәме. Татарстан – эре агросәнәгать төбәге. Быел безнең нәтиҗәләр бик яхшы. Бөртеклеләр буенча тулай җыем 5 млн. тоннадан артык, шикәр чөгендере буенча да көткәннәребез начар түгел – 1,65 млн тонна. Бәрәңге, май культуралары, яшелчәләр буенча яхшы күрсәткечләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексы өлкәсендә планлаштырылган барлык планнар системалы тәртиптә тормышка ашырыла. «Ашлык сату мәсьәләсе барлыгы аңлашыла. Ләкин бүген базар юк әле – соңрак булачак. Гомумән алганда, ел шактый уңышлы», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов игенчелек һәм терлекчелек тармагы хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бүген Кукмара районында тәүлегенә 400 тонна сөт савылган. Өч районда 300әр тоннадан артык. Бу – бик зур хезмәт», – диде Татарстан Президенты.