Рөстәм Миңнеханов мобилизация уңаеннан гражданнарга игътибарлы булырга кушты

08.10.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарның мобилизация мәсьәләләренә игътибарлы булырга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Мобилизация буенча күп сораулар килә: «Бергә хәл итәбез» кара-каршы элемтә платформасында, «Халык контроле» системасында, 122 кайнар линиясе буенча, Гомумроссия халык фронты, Татарстан хәрби комиссариаты, социаль челтәрләр кысаларында. Темалар төрле, кайвакыт катлаулы гаилә ситуацияләре, без барысын да аңлыйбыз. Барлык шылтыратуларга да сабырлык белән карарга, барысын да җентекләп аңлатырга кирәк. Тупаслык һәм формализм булырга тиеш түгел!» – дип ассызыклады Татарстан Президенты.

«Шулай ук мин район һәм шәһәр башлыкларына мөрәҗәгать итәм – сез алгы планда, сезнең халык белән элемтәгезгә күп нәрсә бәйле. Һәр мобилизацияләнгән гаиләне шәхси контрольгә алырга кирәк, аларны нинди проблемалар борчый. Без Ватаныбызны саклаучы балаларга без аларның якыннарына ярдәм иткәнебезне күрсәтергә тиеш. Бу – безнең бурычыбыз», –  диде Рөстәм Миңнеханов.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.