Татарстан Хөкүмәте белән «Газпром СПГ технологияләр» ҖЧҖ арасында Свияжск логистика үзәге территориясендә LGG комплексын төзү турындагы килешүгә кул куелды

07.10.2022

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында махсуслаштырылган күргәзмәне карады.

Күргәзмә чемпионатта катнашучы предприятиеләр тарафыннан оештырылган һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә уза. Алексей Песошин «Росатом» дәүләт корпорациясе, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы экспозицияләрен карап чыкты.

РФ Төзелеш министрлыгы стендында Алексей Песошин яхшы эш теләп язма калдырды.

Бүген үк II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Газпром СГ технологияләр» ҖЧҖ арасында килешү имзаланды.

Килешү Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә LGN җитештерү-бункер комплексын төзү проектын гамәлгә ашыруны күздә тота.

Документка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Газпром СПГ технологияләр» ҖЧҖ директорлар Советы Рәисе Алексей Кахидзе кул куйды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.