Минтимер Шәймиев «Адымнар-Казан» күп телле мәктәбе укытучыларын котлады

05.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Казанда «Адымнар – килешүгә юл» күп телле мәгариф комплексында Укытучылар көнен бәйрәм итүдә катнашты.

Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы актлар залында узды, анда «Адымнар-Казан» комплексы укытучылары җыелды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Үз чыгышын ул балаларына лаеклы белем бирү өчен барысын да эшләүче әти-әниләренә рәхмәт сүзләреннән башлады. Ул балаларның белем алуларын теләгән үз әти-әниләрен искә төшерде. «Алар баланың, һичшиксез, белем алырга тиешлеген беләләр иде», – диде ул.

«Безнең әти-әниләребезгә безгә һәрвакыт белем бирергә омтылган һәм биргән өчен зур рәхмәт. Бу – искиткеч нәрсә, безнең язмыш та шуңа бәйле иде», – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Ул шулай ук үзенең мәктәп еллары турында сөйләде һәм беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинаны рәхмәт хисе белән искә алды.

«Ул бер үк вакытта дүрт сыйныфны укыта иде, дәресләрне дә, биремнәрне дә тикшереп өлгерә иде, ә иң мөһиме – аның балаларга булган мәхәббәте. Мин һәрвакыт беренче укытучымга игътибар итеп килдем, һәм бу батырлык түгел, ә минем турыдан-туры бурычым. Казанда төрле вазыйфаларда эшләгәндә беренче укытучым турында беркайчан да онытмадым, аңа гомеренең ахырына кадәр ярдәм итеп килдем. Башкача була да алмый, чөнки нәкъ менә укытучылар безне лаеклы кешеләр итеп тәрбияли бит», - диде Минтимер Шәймиев.

«Без бүген Укытучылар көнен искиткеч мәктәптә бәйрәм итәбез, бу – безнең хыялларыбыз мәктәбе. Мин балалар өчен иң яхшы шартлар булган мәктәп төзү турында хыялландым. Без республикада әлеге проектны тормышка ашыра алдык, алты мәктәп төзедек. Беренче сентябрьдә Әлмәттә һәм Түбән Камада 5 нче һәм 6 нчы мәктәп ачылды. Безнең мәктәпләр «Адымнар» дип атала. Без инде беренче адымнарны ясадык һәм безгә алга таба булачак адымнарыбыз турында уйларга кирәк. Безне югары уку йортлары, галимнәр, ата-аналар белән берлектә зур эш көтә», - диде ул.

Минтимер Шәймиев «Адымнар-Казан» мәгариф комплексы директоры Айдар Шәмсетдиновның уңышлы эшчәнлеген билгеләп үтте. «Ул «күп эш, азрак сүз» принцибы буенча эшли һәм барысы да уңышлы бара», - дип ассызыклады ул.

Соңыннан Минтимер Шәймиев укытучыларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Ул шулай ук «Адымнар» мәктәбе педагогы Илзирә Мөэминовага Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы исемен тапшырды.

«Адымнар» педагогларларын Укытучылар көне белән мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да котлады һәм бүләкләр тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте