Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында Төрекмәнстан делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Хоҗамурат Гельдимырадов һәм Төрекмәнстан Сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге рәисе Довран Ходайбирдиев белән киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән төзелеш тармагында башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.
Очрашуда шулай ук Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев тә катнашты.