Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Алтын көз 2022» күргәзмәсе кысаларында Татарстан экспозициясендә булды

05.10.2022

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Алтын көз 2022» бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясендә булды. Россия Хөкүмәте Рәисенә республиканың агросәнәгать комплексындагы төп икътисадый күрсәткечләр турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов республикада урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләрен искә төшерде. Татарстанда – 5 млн. тоннага якын ашлык, 1,65 млн. тонна шикәр чөгендере, 800 мең тоннадан артык бәрәңге һәм 260 мең тонна яшелчә җыеп алынган.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, чәчү һәм урып-җыю эшләре ташламалы кредит бирү лимитларын оператив рәвештә арттыру нәтиҗәсендә башкарылган.

Россия Хөкүмәте Рәисе тармак үсешенә ашламалар өлешендә ярдәм итү чараларының ничек чагылышы турында кызыксынды. «ФосАгро» җитәкчелеге вәкилләре ил төбәкләренең бу мөмкинлектән актив файдалануларын билгеләп үтте.

Михаил Мишустинга ярдәм итүләре өчен Татарстан Президенты рәхмәт белдерде.

Искәртеп узабыз, бүген федераль ярдәм чаралары терлекчелек тармагы үсешенә дә этәргеч бирә. Субсидияләр хисабына хуҗалыклар саны арткан, агымдагы елда 16 мең баш мөгезле эре терлеккә 14 терлекчелек объекты төзелгән. Агымдагы ел ахырына кадәр тагын 6 ферма ачылачак.

«Безнең фермерлар бу ярдәм чараларыннан актив файдалана, нәтиҗәдә – республикада илебездәге иң югары савым күрсәткече – 2 млн. тоннага якын», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.