Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка сөрүлек – сукалау буенча Россия ачык чемпионатының рәсми символын тапшырдылар. Чемпионат символын ТР Президентына «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов тапшырды.
Символны тапшыру «Алтын көз 2022» агросәнәгать күргәзмәсендә узды.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстанда җир сөрү буенча 10 нчы юбилей Россия чемпионаты узачак.
Белешмә өчен:
Татарстан 2016 елдан бирле җир сөрү буенча бөтенроссия чемпионатларында катнаша. 12-14 августта Ленинград өлкәсендә узган 2022 елгы ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшылар унлыгына 7 нче урынны алган Татарстан вәкиле Ирек Галиев керде.