Эльмира Зарипова: Өлкәннәргә ярдәм итүгә Татарстан бюджетыннан юнәлдерелгән акча күләме ел саен арта

04.10.2022

Өлкәннәргә ярдәм итүгә Татарстан бюджетыннан юнәлдерелгән акча күләме ел саен арта. Әлеге максатларга бюджетка социаль ярдәм чараларына бирелгән һәр өченче сум җибәрелә, дип хәбәр итте бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта.

Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Татарстанда гадәттәгечә Өлкәннәр декадасы уза.

«Тормыш сыйфаты – керемнәр мәсьәләсе. Республикада иминият пенсиясенең уртача күләме 19 мең сумнан артып китә. Пенсионерның яшәү минимумыннан түбәнрәк керемнәре, ягъни 10175 сумнан түбән булган өлкән яшьтәге кешеләргә пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр федераль өстәмә түләнә. Аны республикада 62 меңнән артык кешесе ала», - диде министр.

Пенсияләрдән тыш, пенсионерлар федераль һәм республика дәрәҗәсендә билгеләнгән социаль ярдәм чараларын да алалар. Ташламалар алучылар арасында иң күп категория – хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада федераль ташлама алучылар саны – 276 меңнән артык, ә республика ташлама алучылар саны 458 меңнән артык кеше тәшкил итә. Быелның тугыз аенда барлык ярдәм чараларын түләүгә 3,7 млрд. сум җибәрелгән, шул исәптән Татарстан бюджетыннан − 3,5 млрд. сум, шулай ук 2006 елдан 2022 елга кадәр федераль бюджеттан 20 млрд. сумнан артык акча җибәрелгән, бу 19134 Бөек Ватан сугышы ветеранының торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән. 2022 елда 23,8 млн. сум бүлеп бирелгән, бу алты ветеранның торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән.

Өлкән яшьтәге авыл кешеләрен хастаханәләргә китерү проекты ярдәмендә 2019 елдан 190 меңнән артык татарстанлы медицина тикшерүләрен узган. Быел хастаханәләргә 50 мең кеше карауга китерелгән. «Ел саен диспансерлаштыру кысаларында 100-120 кеше операция өстәленә җибәрелә. Гади тормышта бу кеше хәтта медицина хезмәткәрләренә дә барып җитмәс иде. Бу авылда яшәүче өлкәннәрнең гомер озынлыгына һәм тормыш сыйфатына йогынты ясау ягыннан иң нәтиҗәле чараларның берсе», – дип хәбәр итте спикер.

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына диспансерлаштыруга китерү буенча проект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Моның өчен 2019 елда төбәктә 43 автомобиль сатып алынган. Хастаханәләрдә кешеләр диспансерлаштыру буенча барлык хезмәтләр комплексын ала. Алга таба өстәмә тикшеренүләр һәм оператив интервенцияләр турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Шулай ук Татарстанда ялгыз яшәүче 34 өлкән кешене гаиләләргә алганнар. Еш кына бу авыл кешеләре. «Кагыйдә буларак, бу авыл җирендә өлкән яшьтәге күршеләрен ташламыйлар һәм аларны карап торалар. Без мондый кешеләргә, өлкән кешенең хезмәткә сәләтен югалтуга бәйле рәвештә, рәсми рәвештә дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеге бирдек», - дип аңлатты Э. Зарипова.

Әгәр пенсионер өченче группа инвалид яки сәламәт кеше икән, аны караган өчен аена 6 мең сум акча түләнә. Икенче төркем инвалидны караган өчен – 8 мең, ә тәрбиягә алган гаиләдә беренче группа инвалидны караган өчен аена 10 мең сум түләнә.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме, үткән индексацияләрне исәпкә алып, 19 мең сумнан артык тәшкил итә. «Быел берничә индексация үткәрелде. 2022 елның гыйнварыннан иминият пенсияләре якынча 900 мең эшләмәүче пенсионер өчен 5,9%ка арткан, аннары өстәмә рәвештә 8,6%ка кадәр индексацияләнгән, бу 2021 ел өчен бәяләр арту индексыннан югарырак. Июнь аеннан барлык пенсия төрләре дә өстәмә рәвештә 10%ка арттырылды. Нәтиҗәдә, Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 19 меңнән артып киткән», - дип билгеләп үтте төбәк буенча Пенсия фонды җитәкчесе.

Моннан тыш, социаль пенсияләр индексацияләнде: апрельдән – 8,6%ка, июньнән – 10%ка. Август аенда эш бирүчеләр тарафыннан күчерелгән иминият кертемнәрен исәпкә алып, якынча 270 мең эшләүче пенсионерның пенсияләренә төзәтмәләр кертелде.

Бүгенге көндә Татарстанда 1,1 млн. пенсия алучы исәпләнә, шуларның 80%тан артыгы – гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җиткән өлкәннәр. Ел башыннан республика гражданнарына пенсия түләүләренә 156 млрд. сум җибәрелгән.

Моннан тыш, Эдуард Вафин 80 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга компенсация түләвен ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты.

Тулаем алганда, Эльмира Зарипова сүзләренчә, һәр дүртенче кеше өлкән пенсия яше вәкиле булып тора, бу – 24% яки 914 меңнән артык кеше. «Республикада ел саен озын гомерлеләр – йөз еллык юбилеен узучыларның саны арта бара. Бүген Россиядә 37 меңнән артык озын гомерле кеше яши, ә Татарстанда – 157. Республикада иң өлкән ир-атка 102 яшь, ул Питрәч авылында яшәүче. Быел иң өлкән хатын-кыз 107 яшен билгеләп үтте, ул Зәйдә яши», - диде ул.

2022 елның 1 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 100 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге140 хатын-кыз һәм 17 ир-ат яши. Пенсияләрдән тыш, өлкәннәр өлкән яшьтәге гражданнар өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендә каралган төрле социаль ярдәм чаралары ала.


"Татар-Информ" МА.