Укытучы һөнәре – иң абруйлы һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе. Үз хезмәте һәм шәхси үрнәге белән педагоглар киләчәгебезнең нигезен салалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучылар көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада хәбәр итте. Тантана Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Укытучылар көнен бәйрәм итү Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән булган ватандашлар көчле Россия белән бергә киләчәк файдасына сайлау ясаган тарихи вакыйгалар көннәрендә уза. «30 сентябрьдә илкүләм лидер Владимир Владимирович Путин азат ителгән территорияләрне илебезгә кушу турында килешүләр имзалады. Без суверенитетны һәм үз гражданнарыбызны яклауны бөтен дөньяга күрсәттек», - диде Татарстан Президенты.
Залда укытучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илнең киләчәге нәкъ менә аларга: иртәгә безнең предприятиеләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә эшләргә, Ватаныбызны якларга килүчеләргә бәйле.
ТР Президенты сүзләренчә, республика мәктәпләрендә балаларны үз фәннәре белән мавыктыручы һәм яхшы белем бирүче талантлы педагоглар күп. Әйтик, узган уку елында Татарстанның 237 баласы бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булган, өчесе химия һәм математика буенча халыкара олимпиадаларда җиңгән, ә 2 меңнән артыгы мәктәпне медаль белән тәмамлаган.
Татарстан Президенты һөнәри белем бирү оешмалары укытучыларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде, алар 2 октябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
«Бүген залда иң яхшылар, безнең алтын фонд: халык укытучылары, педагогик династияләр вәкилләре бар. Сез алга таба да үз һөнәрегезнең данлы традицияләрен саклап калырсыз дип ышанам. Барыгызны да бәйрәм белән тагын бер тапкыр котлыйсым килә. Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Президенты республиканың иң яхшы укытучыларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Моннан тыш, КФУның ике вәкиле М.И. Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясенә лаек булды. Премия 2017 елда педагогика хезмәткәрләренең фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру өчен гамәлгә куелган иде.