Рөстәм Миңнеханов Чаллыда: Республикада 3,5 меңгә якын машина төзелеше предприятиесе бар, аларда якынча 138 мең кеше эшли

01.10.2022

2022 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы машина төзелешендә сәнәгать җитештерүе индексы 103% тәшкил иткән, төяп җибәрелгән продукция күләме 500 млрд. сумнан артып китә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзүче көненеә багышланган чарада хәбәр итте.

Тантаналар Чаллыда узды, анда илнең иң эре машина төзелеше предприятиеләренең берсе – «КАМАЗ» ГАҖ урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов, машина төзүчеләр алдында чыгыш ясап, ил өчен мөһим булган вакыйга турында искә төшерде: Россия Федерациясе составына Донецк һәм Луганск Халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кабул итү һәм Россия Федерациясенең яңа субъектларын барлыкка китерү турында шартнамәләр имзаланды.

«Безнең ил Президенты Владимир Путин бу карарның референдумнарда, шулай ук БМО уставы нигезендә белдерелгән халыкларның тигез хокуклылыгы һәм үзбилгеләнеше нигезендә кабул ителүен билгеләп үтте. Үз мөрәҗәгатендә Россия Президенты кичә илнең территориаль бөтенлеген саклау һәм суверенитет, халыкара мөнәсәбәтләрдә гаделлек принципларын һәм тигезлек принципларын үтәү, илнең иҗтимагый үсешендә традицион кыйммәтләргә тугрылык әһәмиятен ассызыклады», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген безнең сәнәгать предприятиеләре алдында мөһим бурыч тора – яңа төбәкләр белән элемтә урнаштыру, алар белән кирәкле кооперация чылбырлары төзү. Алар барысы да металлургия, машина төзелеше һәм башка тармаклар үсеш алган сәнәгать территорияләре. Бу безнең гомуми бурычыбыз – яңа төбәкләргә һәрьяклап ярдәм итү», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Быел илебез сәнәгате тышкы сәүдәдә чикләүләр, логистика чылбырлары өзелү, көнбатыш технологияләренә һәм кредит ресурсларына керү мөмкинлеген ябу кебек проблемаларга тап булды. Әмма команда эше нәтиҗәсендә, хәтта санкцияләр басымы шартларында да, безнең машина төзүчеләр куелган бурычларны лаеклы хәл итәләр; яңа эшләнмәләр кертәләр; югары технологияле продукция үзләштерәләр. 8 ай нәтиҗәләре буенча машина төзелешендә сәнәгать җитештерүе индексы 103% тәшкил итте, төяп җибәрелгән продукция күләме 500 млрд.сумнан артып китте», - диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук республиканың машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бүген республикада 3,5 меңгә якын машина төзелеше предприятиесе эшли, аларда якынча 138 мең кеше эшли, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Махсус хәрби операция безнең предприятиеләр алдына яңа таләпләр куя. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан оборона-сәнәгать комплексы алдына кыска вакыт эчендә заманча корал һәм техника гаскәрләренә китереп торуларны арттыру бурычы куелган. Бүген оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре бу мөһим бурычка җәлеп ителгән һәм дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итүгә үз өлешен кертә. Шул ук вакытта бездә резервлар кала. Булган куәтләрне тулысынча йөкләндерергә, тиешле сыйфатлы продукция күләмен арттырырга кирәк. Барлык хакимият органнары һәм оешмалар оборона заказын үтәүдә катнашкан предприятиеләргә максималь рәвештә ярдәм күрсәтергә тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, технологик суверенитетны тәэмин итү кысаларында импортны алмаштыру эшен көчәйтү мөһим. Бу мәсьәләдә лидер булып КАМАЗ тора, шундый ук бурычлар Казан вертолетлар заводы, Казан авиатөзелеш заводы, Горький ис. завод  алдында датора, Вакууммаш һәм башка бизнес алдында.

«Предприятиеләребезнең яңа технологияләргә керү һәм логистик чылбырлар формалаштыру өчен алга таба да дустанә илләр белән хезмәттәшлекне үстерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Машина төзелеше – барыннан да бигрәк кешеләр, - дип дәвам итте ул. - - Без сәнәгать ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен заманча инженерлык компетенцияләре булган белгечләр тәрбияләргә тиеш. Татарстанда иң эре югары уку йортлары - КФУ, Иннополис университеты, КНИТУ-КХТИ базасында өч алдынгы инженерлык мәктәбе төзеләчәк. Әлеге проектта катнашкан өчен индустриаль партнерларга (КАМАЗ, СИБУР, Газпром, Ростелеком) рәхмәт белдерәсем килә. Уку йортлары һәм предприятиеләр арасындагы хезмәттәшлекнең яхшы мисалы – «Алабуга-политех» эшче белгечлекләр әзерләү үзәге. Биредә студентларны заманча җиһазлар белән «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидент-заводларыннан реаль инженерлар укытып чыгаралар. Фән һәм сәнәгать арасында үзара бәйләнешне җайга салу да мөһим».

Уңай мисал итеп ул Казанкомпрессормаш һәм башка предприятиеләрне һәм фәнни учреждениеләрне китерде.

«Предприятие җитәкчеләренең аерым игътибарын җәлеп итәргә телим. Өлешчә мобилизация кысаларында машина төзелеше компанияләре хезмәткәрләре дә чакырыла. Аларга һәм аларның гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтүләрен сорыйм. Әйтергә кирәк, армиягә чакырылган хезмәткәрләрнең эш урыннары сакланырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук күп кенә предприятиеләрдә берьюлы берничә буын эшче гаиләләр эшләвен искәртте. Бүген залда династияләр вәкилләре: Семеновлар –  Горький ис. заводтан (гомуми стаж 300 ел); Хөсәеновлар - Казан авиазаводыннан (гомуми стаж 289 ел); Турентиновлар - Казан электр техникасы заводыннан (гомуми стаж 209 ел); Тузенколар - Радиоприбордан (гомуми стаж 186 ел); Данилиннар - Вакууммаштан (гомуми стаж 122 ел).

Мондый гаиләләр күп, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, аталган гаиләләр залда безнең белән бергә, һәм без аларга хөрмәт күрсәтә алабыз.

«Бүген Россиядә өлкәннәр көне билгеләп үтелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу – өлкән буыннарның казанышларын искә төшерү һәм бәйрәм итү, үз эшләренә һәрвакыт тугры калган ветераннарыбызга рәхмәт сүзләрен белдерү өчен менә дигән сәбәп».

Бүген залда шулай ук Ренат Нәгыйм улы Алимов (слесарь-двигательләр җыючы, КМПО, 50 ел стажы); Рәсимә Галимҗан кызы Шәмсетдинова (металл кисүче, КВЗ, 47 ел стажы); Анатолий Александрович Мишагин (токарь, Казанькомпрессормаш, 47 ел стажы) һәм башкалар бар. Әйдәгез аларга кул чабыйк, дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.

«Кадерле дуслар! Россия иң көчле тышкы сәяси проблемалар белән очрашты. Әмма илебез тарихында тагын да катлаулырак вакытлар булды – әтиләребез һәм бабаларыбыз Бөек Ватан сугышы вакытында җиңеп чыктылар; кыска вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгыздылар. Без предприятиеләребезнең тарихы һәм казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сугыш елларында күрсәтелгән хезмәт батырлыгы өчен «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме 17 республика предприятиесенә бирелде, шул исәптән 11е – машина төзелеше тармагыннан», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ветераннарга һәм машина төзелеше хезмәткәрләренә яңа казанышлар, нәтиҗәле эш, сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Аннары машина төзелеше тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов барысын да машина төзүчеләр көне белән котлады һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.