Татарстан Республикасында 753 йортның 507сендә капиталь ремонт эшләре тулысынча тәмамланган

01.10.2022

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының төп өлеше йә тәмамланган, йә ахырына якынлаша. Төзелеш тармагында быелның өченче кварталы шундый нәтиҗәләр белән тәмамланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы «Мәгариф» өлкәсендәге программаларның барышы турында сөйләде. Мәктәпләрдә һәм интернат  мәктәпләрдә эшләр 98%ка үтәлгән. Быел шундый 119 объект ремонтлана; аларның төп өлеше әзер.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ремонтлау программасы буенча ТМЭ 97%ка башкарылган. Бу атнада Казанда һәм Питрәч районында 2 балалар бакчасы тәмамланган.

Республикада 6 ресурс үзәге ремонтланган. Бу атнада Чистай районында техникум тапшырылган.

Шулай ук мәгариф учреждениеләренең тулай тораклары биналарын капиталь ремонтлау программасы төгәлләнгән. Бу атнада Тәтеш районында һәм Чаллы шәһәрендә объектлар тәмамланган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звено объектларын ремонтлау 99%ка үтәлгән. Подрядчыларга планлаштырылган 20 объектның 2сендә эшләрне төгәлләргә кала. Узган атнада Кукмара һәм Аксубай районнарында сырхауханәләрне ремонтлау эшләре башкарылган.

24 медицина стационарының 14е бу датага эшәнә әле. Программа чараларының гомуми үтәлеше 93% дип бәяләнә. Бу атнада подрядчылар Казан шәһәрендә һәм Биектау районында объектларны тапшыру турында хисап тотканнар.

«Мәдәният» өлкәсендә 7 мәдәният объекты әзер, шул исәптән Кукмара һәм Балтач районнарындагы 3 мәдәният йорты (бу атнада тапшырылган). Тагын 4 объектта эшләр дәвам итә. Юнәлеш буенча әзерлек 97%.

6 тармак мәгариф мәдәният учреждениесе буенча Арча районында балалар сәнгать мәктәбендә эш күләме 83%ка үтәлгән.

Экология һәм табигый байлыкларны саклау өлкәсенең ике программасына 31 объект кертелгән. Шуларның 8е эшләнә әле. Аларның гомуми әзерлеген бәяләп, планлы эш күләменең 93% үтәлешен шәрехләргә була. Соңгы 2 атна эчендә подрядчылар Мөслим, Балтач һәм Чирмешән районнарында 3 гидротехник корылма тапшырган.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча 4 капремонт программасы гамәлгә ашырыла. Шулардан яшьләр үзәкләрен ремонтлау программасы буенча планлаштырылган күләмнең 95%ы үтәлгән. Аңа кертелгән 6 объектның 3сендә эшләр дәвам итә.

6 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау программасы буенча эшләр 84%ка башкарылган. Яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы буенча Алексеевск районында объект тапшырасы бар, ул бу датага 97%ка әзер. Программаның ике объекты тапшырылган.

Моннан тыш, 15 объект психологик-педагогик ярдәм үзәкләре биналарын ремонтлау программасына кертелгән, 6 объект тәмамланган, шуларның берсе Казанда – бу атнада.

Узган 2 атна Апаста, Бөгелмәдә һәм Казанда өч спорт объекты тапшырылган. Шулай итеп, спорт линиясе буенча быелгы 23 объектның 4се тәмамланмаган әле. Әмма аларда да эшләр ахырына якынлаша – башкарылган эшләр күләме 98%тан артып китә.

ТР Социаль яклау министрлыгы линиясе буенча, социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларының 29 бинасыннан Саба районында бер объект кала. Программаның пландагы эш күләме 69%ка үтәлгән.

«Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы буенча планлы эшләр 91%ка үтәлгән. Шул ук вакытта 4 район – Алабуга, Яңа Чишмә, Тәтеш һәм Чирмешән районнарын бу атнада объектларын тапшырганнар.

Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү программасы буенча, блоклы-модульле котельныйларны һәм тышкы казаннарны урнаштыру буенча бүгенгә әзерлек 77% тәшкил итә.

Татарстанда бакчачылык ширкәтләрендә эшләр дәвам итә. Су белән тәэмин итү өлешендә 95%ка үтәлгән. 53 бакчачылык җәмгыятенең 25ендә эшләр тәмамланган (бу атнада – Тукай һәм Югары Ослан районнарында).

Каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру буенча чаралар 100%ка үтәлгән. Узган 2 атнада 5 муниципаль берәмлектә – Лаеш, Чистай, Югары Ослан, Актаныш районнарында һәм Казанда эшләр тәмамланган.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры күп фатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте. «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча төзү-монтаж эшләре 97,5%ка үтәлгән.

753 йортның 507сендә эшләр тулысынча тәмамланган. Калган 246 йортта хәл түбәндәгечә. 186 йорт буенча үтәлеш 90%тан артык; 60 йорт буенча – 90%тан түбән.

Марат Айзатуллин шулай ук торак йортларга һәм социаль учреждениеләргә җылылык җибәрүнең ничек баруы турында хәбәр итте. Әйтик, бүгенге көндә барлык 45 муниципаль берәмлектә дә җылылык актив рәвештә җибәрелә. 3082 котельный эшләтеп җибәрелгән, бу 98,9% тәшкил итә. Инде 17 мең 489 күп фатирлы йорт, яки торак фондының 99%ы җылытыла; 1 мең 815 мәдәният объекты, яисә 94,4 %; 330 спорт һәм яшьләр объекты, яисә 93,2%; 169 социаль яклау объекты, яисә 99,4%; 3 мең 286 мәгариф объектына, шул исәптән 1 мең 559 мәктәпкә, шулай ук 1 мең 727 балалар бакчасына һәм 2 мең 16 сәламәтлек саклау объектына җылылык җибәрелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды.