Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Уйнагыз, гармуннар! Район ветераннары чыгыш ясый!» бәйрәмендә катнашты. Чара Югары Ослан муниципаль районының мәдәният йортында узды.
Сәхнәдә ветераннар, «Уйнагыз, гармуннар, Соболевскта!» республика фестивалендә җиңүчеләр, районның иҗат коллективлары. Алар арасында: «Карахуҗа кызлары һәм Патрики егетләре», «Завалинка», «Яз» ансамбльләре, «Волжанка» ветераннар хоры, гармунчылар Рөстәм Гайнуллин, Сәлим Кадыйров һәм башка артистлар.
Роман Шәйхетдинов бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшыртуга аерым игътибар бирүен әйтте. Алар өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендә социаль ярдәм чаралары билгеләнгән. 2022 елның 9 аенда барлык чараларны түләүгә 3,7 млрд. сум җибәрелгән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан – 3,5 млрд. сум, федераль бюджет хисабына социаль ярдәм алучылар саны – 276,32 мең кеше, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына – 458,84 мең кеше. Социаль ярдәм чаралары арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр зур урын алып тора. Мондый субсидиянең уртача күләме аена 585,74 сум тәшкил иткән. Шулай ук Татарстанда авырулар профилактикасы һәм өлкәннәр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чаралары, аларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү чаралары һәм башкалар үткәрелә.
Татарстан Премьер-министры урынбасары шулай ук 1 октябрьдә 12:00 сәгатьтә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк базасында өлкәннәр декадасына старт биреләчәген искәртте. Декада кысаларында Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә өлкәннәр өчен тантаналы чаралар узачак, түләүсез юридик һәм хокукый ярдәм, юбилярларны котлау һәм башка чаралар оештырылачак.
«Актив тормыш позициясен һәм күңел күтәренкелеген югалтмавыгыз өчен рәхмәт! » - Роман Шәйхетдинов район ветераннарына мөрәҗәгать итеп, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләде.
Бәйрәм кысаларында Югары Ослан муниципаль районының күренекле гражданнарын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләрнең берсе – Илсөяр Мөхетдинова җитәкчелегендәге «Иделкәй» Татар халык вокаль коллективы. Шушы еллар эчендә «Иделкәй» күп кенә район һәм республика чараларында, фестивальләрдә һәм конкурсларда даими катнашкан, дипломант һәм лауреат исемнәре белән күп тапкырлар үз осталыгын раслаган.