Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко белән очрашты.
Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин керткән кураторлык институты кысаларында сайлап алынган төбәкнең алга китеш проектлары, гражданнарга өлешчә мобилизацияләү мәсьәләләре буенча 122 бердәм хезмәт колл-үзәкләренең эше, шулай ук 2024 елда Казанда «Киләчәк Уеннары» тарихта беренче тапкыр уздыруга әзерлек турында фикер алыштылар.
Россия Хөкүмәте вице-премьеры билгеләп үткәнчә, Татарстанда 122 колл-үзәкләр эше яхшы оештырылган. Хезмәт операторлары республика халкыннан 13 мең шалтыратуны эшкәрткән.
«Хөкүмәтнең Координация үзәге мәгълүматлары буенча, төбәктә өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча линиягә мөрәҗәгатьләрнең кимүе күзәтелә. 122 нче хезмәт операторның җавап бирү вакыты буенча нормативларны үти, бу бер минуттан да азрак вакыт тәшкил итә. Мин сезгә бу бурычларны хәл итүгә оператив кертүегез өчен рәхмәт белдерәм», - диде Дмитрий Чернышенко Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
Татарстанның алга китешле проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Дмитрий Чернышенко аларның һәркайсының югары социаль әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
«Проектларны гамәлгә ашыру төбәккә 200 млрд. сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә һәм гражданнар өчен 40 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Алар барысы да Президент Владимир Путинның технологик суверенитетка һәм икътисадый куркынычсызлыкка ирешү йөкләмәләрен үтәүгә юнәлдерелгән. Бүген Татарстан югары квалификацияле ИТ-кадрлар әзерләү үзәкләренең берсе булып тора, монда илебезнең цифрлы продуктларын һәм сервисларын эшләү алып барыла. Инженер кадрлар әзерләү буенча индустриаль партнерлар белән эшләү дә көчәйтелә. Төбәктә өч алдынгы инженерлык мәктәбе эшли башлады. Республика җитәкчелегенә федераль проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм», - дип өстәде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Очрашу кысаларында Дмитрий Чернышенко Татарстанның шулай ук куәтле спорт кластеры урнашкан төбәк булуын билгеләп үтте. 2024 елда Казан дус илләрдән килгән яшь егетләр катнашында «Киләчәк уеннары»н кабул итәчәк.
Аларга әзерлек кысаларында 21-23 сентябрьдә Фиджитал уеннар узды. Аларда дөньяның биш иленнән 100гә якын спортчы катнашты. Атлетлар 4 дисциплинада ярышты: фиджитал-футбол (FIFA һәм футзал), фиджитал -баскетбол (NBA һәм стритбол), дроннар ярышы, шулай ук beat Saber VR-уенында.
«Киләчәк уеннары»турниры – спорт ярышларының яңа форматы. Унбиш гибрид дисциплинаның һәрберсе классик спортны һәм киберспортны берләштерә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген цифрлы трансформация Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан үсешнең иң мөһим стратегик максатларының берсе итеп билгеләнде. Республикада куәтле ИТ-инфраструктура булдырылган, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы актив үсә. Моннан тыш, Татарстанның инновацион юнәлешләр буенча конкурслар уздыруда яхшы тәҗрибәсе тупланган. Без «Киләчәк уеннары» спорт дөньясында онытылмас вакыйга булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез».