Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәренә килде. Эш сәфәренең төп максаты – Күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашу.
Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән бергә, Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунаклар арарсында IV бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачуда катнаша. Чарада Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жаппаров та катнаша.
Күчмә халыкларның Бөтендөнья уеннары – төрки телле илләрне берләштерүче һәм аларның мәдәниятен торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән иң зур халыкара проект.
Күчмә халыкларның IV Бөтендөнья уеннары 2022 елның 29 сентябреннән 2 октябренә кадәр Истанбулдан 125 чакрым ераклыкта урнашкан Изник шәһәрендә уза.
Ярышларда Татарстаннан 15 спортчы катнаша.
Рөстәм Миңнеханов чакыру өчен Төркия Республикасы Президентына рәхмәт белдерде, Россиянең ислам дөньясы белән якынаюы шул исәптән мәдәни-инсани нигездә дә төзелә, дип билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Белешмә өчен:
Күчмә уеннарның рәсми сайты - https://www.worldnomadgames2022.com/