Директорлар советы «Татнефть» төркеме персоналына идарә итүнең актуальләштерелгән стратегиясен хуплады

29.09.2022

«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2025 елга кадәр «Татнефть» төркеме персоналына идарә итүнең яңартылган стратегиясе каралды.

Директорлар советы утырышы бүген Казанда узды.

Стратегиядә персонал туплау, наем һәм үсеш процессларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, компенсация программаларын, ташламаларны һәм гарантияләрне көчәйтүгә, персоналның канәгатьлелеген һәм катнашуын арттыруга, технологик үзгәрешләрне һәм яңа чакыруларны исәпкә алып, хезмәткәрләрнең компетенцияләренә идарә итүгә юнәлдерелгән чараларны һәм проектларны гамәлгә ашыру карала.

Директорлар советы В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ инсайдер мәгълүматы турында»гы нигезләмәнең яңа редакциясен раслады. Аерым алганда, инсайдер мәгълүматның хосусыйлыгын саклау һәм аны куллануны эчке контрольдә тоту кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде; инсайдерлар исемлегенә кертелергә тиешле затлар исемлеге; инсайдерларның сорауларына җавап җибәрү тәртибе һәм вакыты һ.б.лар.

Утырышта компаниянең мәгълүмат сәясәтенең яңа редакциясе расланды, ул җәмгыять эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан иркен һәм урынсыз файдалану принципларын җайга сала, шулай ук ачылырга тиешле мәгълүматның күләме расланды. Сәясәт акционерлар, потенциаль инвесторлар һәм бүтән кызыксынучылар мәнфәгатьләрен исәпкә ала. Яңа редакциядә мәгълүмат ачуга илебез һәм халыкара законнар таләпләре, шулай ук Россия Банкы тәкъдимнәре исәпкә алынды.

Директорлар советы В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖнең дивиденд сәясәте турында» нигезләмәгә корпоратив идарә итүнең иң яхшы практикалары нигезендә үзгәрешләр кертте. Шулай итеп, акционерларның гомуми җыелышына материаллар составына тәкъдим ителгән чиста табыш бүлүне нигезләү һәм аңлатмалар һәм икътисадый нигездә бәяләү кертеләчәк.

Планлаштырылган көн тәртибе кысаларында утырышта катнашучылар 2022 елның сигез аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре белән таныштылар, октябрьгә һәм быелның дүртенче кварталына бюджетны расладылар һәм «Татнефть» эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне карадылар


"Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте