Казанда Владимир Путин Россия җыелма командасы әгъзалары белән очрашты, Универсиадада җиңүчеләрне һәм призерларны котлады

12.07.2013

Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы узучы Казанда, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия җыелма командасы әгъзалары белән очрашты.

Очрашу Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә (Урта Кабан күле) узды, монда ирекле көрәш, җиңел атлетика, фехтование, йөзү, авыр атлетика, билбаулы көрәш ярышларында җиңүчеләр һәм 2013 җәйге Унивесиадасы призерлары катнашты.

Владимир Путин җиңүчеләрне һәм призерларны котлады һәм киләчәктә ярышларда катнашучы спортчыларга уңышлар теләде. 

Очрашу тәмамланганнан соң дәүләт башлыгы Федераль медик-биологик агентлыкның мобиль медицина комплекслары эше белән танышты. Аларны файдалану спортчыларга махсуслаштырылган һәм югары квалификацияле ярышларны уздыру урыныннан якын тирәдә медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итә. Әлеге уникаль комплекслар Россия спортчыларын 2014 елгы Сочидагы XXII кышкы Олимпия уеннарында медицина ярдәмен күрсәтү өчен кулланылачаклар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина