Рөстәм Миңнеханов республикада мәктәпләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерергә кушты

28.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәктә мәктәпләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренең ничек хәл ителүен тикшерергә кушты.

ТР Президенты йөкләмәсе буенча Россия Гвардиясенең ТР буенча идарәсе һәм ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре керәчәк күчмә төркемнәр формалаштырылачак.

Мәгариф учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре һәм гамәлдәге хәлләр турында мәгълүмат Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.