Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Армиягә чакыру комиссиясенең гражданнарны мобилизацияләү буенча чираттагы утырышын уздырды

27.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты - Татарстан Республикасы Армиягә чакыру комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов гражданнарны мобилизацияләү буенча Татарстан Республикасы Армиягә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин чыгыш ясады – ул республикада өлешчә мобилизация барышы турында оператив мәгълүмат бирде.

ТР хәрби комиссары хәбәр иткәнчә, Казанда мобилизацияләнүчеләрне җыю өчен өч пункт оештырылган: «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге, танк полигоны һәм Кызыл Байраклы Жуков ордены Казан югары танк команда училищесы мәйданчыгы. Барлык объектларга да республика муниципаль районнарыннан мобилизацияләнгәннәр килә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында булуы турында хәбәр итте - анда мобилизацияләнүчеләрне җыю пункты, шулай ук Казан югары танк команда училищесы полигонында палаткалы лагерьда урнашу шартларын бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов тәүлек буе иминлек пунктларының, ашыгыч ярдәм бригадаларының, мунча-кер юу комплексының тәүлек буе эшләвен оештырырга кирәклегенә игътибар итте.

Утырыш барышында ТР Президенты өлешчә мобилизацияләүне оештыру буенча муниципаль район башлыкларының докладларын тыңлады. Кайбер мобилизацияләнүчеләрнең шикаятьләре турында сорау күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләрне мондый мөрәҗәгатьләргә игътибарлы булырга һәм тикшерүләр үткәрү өчен аларга оператив җавап бирергә өндәде.

«Барлык мөрәҗәгатьләргә дә оператив рәвештә җавап бирергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу мәсьәләгә формаль рәвештә карарга ярамый. Шикаятьләр булса, аларны тикшерергә кирәк».

Моннан тыш, киңәшмәдә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә игътибарлы булу бурычы куелды. «Бу безнең кешеләр. Барысы белән дә элемтәдә булырга кирәк. КАМАЗ үрнәге бар, анда бөтен кирәкле әйберләрне мобилизацияләү өлешендә дә, аларның гаиләләренә ярдәм итү өлешендә дә мөмкин кадәр ярдәм итәләр. Башка предприятиеләргә дә кушылырга кирәк. Ярдәм итү чаралары - безнең бурычыбыз», - дип йомгаклады Татарстан Президенты.

Белешмә өчен:

2022 елның 21 сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга кул куйды. РФ Оборона министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш. Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин РФ Президенты Указы нигезендә республика территориясендә өлешчә мобилизация турында боерыкка кул куйды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.