Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөселманнарның Үзәк Диния нәзәрате рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Традицион кыйммәтләрне һәм күп гасырлык рухи мирасны саклау, диниара диалогны ныгыту мәсьәләләре каралды.