Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ККЮТУда (Кызыл Байрак орденлы Казан югары танк училищесы) хәрби частьләрне урнаштыру өчен палаткалы лагерьда булды.
Палаткалы лагерь 2500 кешене сыйдыра ала, яшәү өчен чатырлар саны – 73. Юыну урыннары, ашау урыннары, мәгълүмат бирү һәм ял итү бүлмәләре оештырылган.
Туклану ике сменада оештырылган.
Лагерьга ике катлы караватлар, җылыту мичләре, урын-җир кирәк-яраклары китерелгән.
Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнүчеләр белән аралашты, туклану сыйфаты һәм палаткалы лагерьда булу шартлары белән кызыксынды.
Татарстан Президенты белән палаткалы лагерьда ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар булды.