Рөстәм Миңнеханов җыелу пунктында булды һәм мобилизацияләнгән татарстанлылар белән очрашты

27.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында оештырылган мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында булды. Монда өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнар килә.

Рөстәм Миңнехановка ял һәм ашату зоналарының ничек оештырылуын күрсәттеләр.

Мобилизацияләнүчеләр өчен өч тапкыр кайнар ризыкны Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тәэмин итә. Ашханәләрне урнаштыру өчен 4 зона бар. Татарстан Президенты объектны карау барышында туклану сыйфатын игътибар белән күзәтүне йөкләде.

Моннан тыш, объектта медицина пункты бар, күчмә сәүдә оештырылган, анда мобилизацияләнүчеләр кирәкле продукция сатып ала ала.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук кирәкле санитар шартлар булдыруга да игътибар итте. Аның кушуы буенча якын арада җыелу пунктларына мобиль мунчалар китереләчәк.

Мобилизацияләнүчеләрнең җыелуы 1 октябрьгә кадәр барачак. Аннары әзерлек башланачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.