Ил җитәкчелеге чакыруы буенча ул Төркмәнстан Бәйсезлегенең 31 еллыгына багышланган чараларда катнаша.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Сәламләү сүзендә ул Төрекмәнстан халкын өч дистә ел эчендә социаль-икътисадый үсештә зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте.
«Сезнең ярдәмегез һәм безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты республиканың кайбер предприятиеләренең актив хезмәттәшлеген билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 77,5 миллион доллар тәшкил иткщн. Очрашуда номенклатураны киңәйтү һәм күләмнәрне арттыру кирәклеге турында фикер алыштылар. Аерым алганда, нефть чыгару, газ ташу, автомобиль, авиа-, суднолар төзү, химия продукциясе белән тәэмин итү һ.б. юнәлешләр буенча резервлар бар.
Октябрь ахырында Ашхабад һәм Мара шәһәрләрендә Төрекмәнстанда Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак. Аның кысаларында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын чагылдыручы чаралар булачак. Республика Президенты Сәрдәр Гурбангулыевичка Төрекмәнстанда яшәүче татарларга игътибарлары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен аерым рәхмәт белдерде.