Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия банкы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Чистюхин белән очрашты.
Уртак проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел - Нократ баш идарәсе Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин катнашты.