Татарстан Республикасында бөртеклеләр уңышын җыю төгәлләнде диярлек, шикәр чөгендерен казу дәвам итә

24.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы искәртеп узганча, бөртеклеләрдән ашлыкка тагын кукуруз җыясы бар, аның мәйданы 46,3 мең га тәшкил итә, аның сүзләренә караганда, 100 мең тоннага якын кукуруз җыю планлаштырыла.

Иң зур бөртеклеләрне урып-җыю эшләре мәйданнары Әлки, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында. Шул ук вакытта 11 район суктыру эшләрен башлаган, 9,2 мең тонна суктырылган.

Республика кырларында шикәр чөгендерен казу дәвам итә. 50 мең гектарның 17,6 мең гектары казылган, бу - 35%, уңышлылыгы 337 ц/га булган 593 мең тонна шикәр чөгендере казылган.

Шикәр чөгендерен казуда 76 махсус комбайн эшли. Яхшы һава шартларында һәм оптималь йөкләнеш булса, 1,7 мең гектарга кадәр тамыразык казып, шикәр чөгендерен 20-25 көн эчендә җыеп алу мөмкинлеге бар. Көненә уртача 1 мең гектарда эшләр башкарыла. Ике шикәр заводы да эшкәртү эшен алып бара. Яңа уңыштан 28,1 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шикәр күләме 14,8% тәшкил итә (2021 елга караганда - 15,4%.).

Бәрәңгене казу эшләре дә актив алып барыла, 4,6 мең гектар мәйданның 1740 гектары җыеп алынган, ягъни 38%. Уртача уңдырышлылыгы 310 ц/га булган 53,9 мең тонна җыелган. 11 хуҗалык бәрәңге эшләрен төгәлләгән инде.  

Агымдагы ел ахырына кадәр федераль һәм республика программалары хисабына өстәмә 3,4 мең га сугарулы җирләр сафка кертеләчәк.

Туфракны көзге эшкәртү турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фаразланган 1,8 млн гектарның 900 мең гектардан артыграгы, ягъни пландагы мәйданнарның 50% ы (шуларның 300 мең гектарына сөрү катламы тирәнәйтелде) эшкәртелүен хәбәр итте. Уртача алганда, техник потенциалның 57% файдаланып, көн саен 37 мең га эшкәртелә, 1800 дән артык агрегат эшли. Биектау, Түбән Кама, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Чистай, Нурлат, Тукай районнарында мәйданнарның 70% тан артыгы эшкәртелгән. Төп эшкәртү темпларын башка районнарга да тизләтергә кирәк, диде Марат Җаббаров.

Министр шулай ук техниканы 2023 елгы кыр эшләренә әзерләү эше башлануын хәбәр итте. Киләсе атнада - 27-29 сентябрьдә - 4 зонада төп дилерларны һәм запас частьләр белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итеп семинар-киңәшмәләр узачак.

 


ТР Матбугат хезмәте, Елена Бритвина