ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы төзелеш планнары һәм йортларга һәм социаль объектларга җылылык җибәрү турында сөйләде

24.09.2022

Моннан тыш, министр төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау буенча чаралар турында мәгълүмат тәкъдим итте. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2021 елның гыйнвар-сентябрь айлары белән чагыштырганда, быел бәхетсезлек очракларының гомуми саны сизелерлек кимегән, авыру очраклар саны да ике тапкырга кимегән. Мондый динамика өлешчә төзелеш мәйданчыкларында юнәлешле ведомстволар, үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үткәрә торган контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәсе булып тора. Соңгысы ел башыннан 1459 тикшерү үткәргән. Дәүләт төзелеш  күзәтү инспекциясе 1092 чара үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча 1 млн. 200 мең сумлык 56 карар чыгарылган.

Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (БИТИ) дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында 519 тикшерү үткәргән. Ачыкланган 838 хокук бозу бетерелгән. Хезмәтне саклау буенча барлык нормативларны үтәүне контрольдә тотарга заказчылар һәм төзүчеләр ягыннан да, район һәм шәһәр округлары башлыклары ягыннан да киметелергә тиеш түгел, дип ассызыклады нотыкчы.

Торак төзелеше программаларына килгәндә, 24 сентябрьдә планлаштырылган гомуми объекттан 94%ы файдалануга тапшырылган, бу 2 миллион 593 мең кв. метр тәшкил итә.  

Индивидуаль торак төзелеше буенча еллык план – 109%ка арттырып үтәлгән. Бу – 13 мең. 600 йорт.

Коммерциячел төзелештә еллык күрсәткечләр 70,5% тәшкил итә. 148 күп фатирлы йорттан гомуми мәйданы 651 мең кв. метр булган 89 объект файдалануга тапшырылган.

Социаль ипотека программасы буенча планлаштырылган еллык күләмнең 70%ы тапшырылган. Бүгенге көндә 23 социаль ипотека йорты сафка бастырылган, тагын 33 йорт төзелә.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы социаль-мәдәни объектлар һәм җәмәгать  киңлекләре төзүнең республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру турында сөйләде. Быел илкүләм проектларга һәм дәүләт программаларына кертелгән 5 мәгариф учреждениесенең 3се эшләнә әле. Бу – Мамадыш шәһәрендә 240/120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы. Объект буенча эшләр 57% ка үтәлгән. Шулай ук Тукай районы Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше дә дәвам итә. ТМЭнең гомуми күләме 40% тәшкил итә. Казанда балалар бакчасын төзү эшләре 48%ка үтәлгән.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә объектларның күбесе беренчел звенода төзелә. Бу, шул исәптән, 52 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), анда үтәлеш 99,9%. 45 объект тәмамланган, шуларның 45е – Апас, Алабуга, Зеленодольск, Кайбыч, Менделеевск, Спас, Тәтеш районнарында.

Федераль һәм республика чаралары кысаларында төзелә торган төрле 7 сәламәтлек саклау учреждениесе буенча эшләр 67%ка үтәлгән.

Казанда Республика клиник хастаханәсенә янкорма төзелеше  тәмаланып килә, эшләр күләме 96%ка җитә.

Ике федераль программага кергән 8 мәдәният объектының берсе эшләнә әле («Мәдәни мохит» федераль проекты). Шул ук вакытта 2 объект тәмамланган, 5 объект буенча эшләр дәвам итә. ТМЭнең гомуми үтәлеше 80% тәшкил итә.

Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм «Казан шәһәрендә биологик чистарту чараларын реконструкцияләү» – 54% үтәлеш, «Ләм кырларын рекультивацияләү» – 24%; Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү – 51%, шулай ук Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту программасы – 16%.

Татарстанда быел 65 җәмәгать киңлеген төзекләндерү федераль һәм республика программалары кысаларында алып барыла. Гомумән алганда буенча бу юнәлеш эшләр башкару83% тәшкил итә. Хәзерге вакытка 15 объект әзер. Бу атнада Теләче, Лаеш, Мөслим һәм Зәй районнарында подрядчылар эшнең тәмамлануы турында хисап тоттылар. Шулай ук бу чорда Түбән Камада һәм Арча районында берәр объект тапшырылган.

Спорт өлкәсендә 6 ябык футбол манежын төзү дәвам итә. Программа буенча ТМЭнең гомуми үтәлеше – 86%.

Савыктыру лагерьларын төзү программасы 66%ка үтәлгән. Подрядчылар 5 объектта эшли әле. Берсе тапшырылган.

Эчке эшләр министрлыгының "Югары Ослан" административ бинасы 25%ка әзер.

Башкарма комитет биналарын төзү программасының үтәлеше 95% тәшкил итә. 9 объектның 3се әзер.

Комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү программасы буенча торак пунктларда эшләр башкару 97% дип бәяләнә. Программага керүче 13 объектның 8е тәмамланган.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин киңәшмә барышында социаль өлкә һәм торак фонды объектларына җылылык җибәрү турында хәбәр итте. Бүген 41 муниципаль берәмлектә ягулык чоры башлану турында карар кабул ителгән.

Республикада 1 мең 678 котельный эшләтеп җибәрелгән, бу 53,89% тәшкил итә. 4 мең 999 күп фатирлы йорт – торак фондының 28,3%ы; 2 мең 373 мәгариф объекты – 72,2%, шул исәптән 1 мең 46 мәктәп (мәктәпнең гомуми саныннан 67,09%ы), 1 мең 327 балалар бакчасы (ягъни гомуми санның 76,84%ы) җылытыла.

Шулай ук 1 мең 189 сәламәтлек саклау объекты җылытыла (58,98%ы); 814 мәдәният объекты (42,35%ы); 131 спорт объекты һәм яшьләр өчен объектларлар ( 37,01%ы); 95 социаль яклау объекты (объектларның гомуми саныннан 55,88%ы).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.